27-28 августта республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 149 очрагы ачыкланган

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

 

27-28 августта Татарстан Республикасы территориясендә 74 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 149 очрагы, 258 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1732 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Августның 28 көне эчендә республикада 415 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 39 кеше һәлак булган һәм 489 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International