Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 248 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 27 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 20 чартер, 14 халыкара рейслар. 3220 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3616 кеше килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International