Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 57 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 17 халыкара рейслар. 3720 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3511 кеше килгән.