Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 258 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 16 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 53 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 96 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 20 халыкара рейслар. 4055 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4063 кеше килгән.