Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 259 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 97 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 25 халыкара рейслар. 4046 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4076 кеше килгән.