Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 257 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 53 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 9 халыкара рейслар. 3249 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3537 кеше килгән.