Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 252 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 12 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 27 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 18 халыкара рейслар. 3931 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3458 кеше килгән.