Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 252 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 29 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 16 халыкара рейслар. 4141 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4218 кеше килгән.