Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 252 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, маршруттан тайпылуның 72 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 15 халыкара рейслар. 3188 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3200 кеше килгән.