Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 257 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 57 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер һәм 24 халыкара рейслар. 3907 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4497 кеше килгән.
5 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +25 - +30 гр.