15 нче июньдә республика юлларында 483 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

 

Үткән тәүлектә республикада 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 15 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 32 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 77 очрагы, 85 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 483 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Июньнең 15 көне эчендә республикада 198 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 23 кеше һәлак булган һәм 231 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International