Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 45 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер һәм 12 халыкара рейслар. 3028 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2908 кеше килгән.

 

15 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура: +21 - +26 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International