27-29 майда республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 175 очрагы ачыкланган

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

27-29 майда Татарстан Республикасы территориясендә 99 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 175 очрагы, 220 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1502 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Майның 29 көне эчендә республикада 358 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 34 кеше һәлак булган һәм 413 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International