Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 61 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 12 халыкара рейслар. 1969 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2247 кеше килгән.