Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 244 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 130 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 219 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 114.

Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 8 халыкара рейслар. 1791 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2329 кеше килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International