11-13 мартта республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 305 очрагы ачыкланган

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

11-13 мартта Татарстан Республикасы территориясендә 80 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 305 очрагы, 235 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1176 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Мартның 13 көне эчендә республикада 99 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 7 кеше һәлак булган һәм 114 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International