Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 244 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 9 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 205 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 105.

 

Казан аэропортыннан 51 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 8 халыкара рейслар. 1579 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1463 кеше килгән.

 

14 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, күп районнарда кар явачак, җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан. Температура: -1 - -6 гр., юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International