Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 11 марты, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 246 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган,  маршруттан тайпылуның 29 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 222 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 107.

 

Казан аэропортыннан 50 рейс башкарылган, шул исәптә 2 халыкара рейс. 1466 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1610 кеше килгән.

 

11 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән юеш кар, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: -1 - +4 гр., юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International