Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 22 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 222 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 107.

 

Казан аэропортыннан 61 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 7 халыкара рейслар. 2018 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1597 кеше килгән.

 

10 нчы мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -1 - +4 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International