Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 25 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 232 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 117.
Казан аэропортыннан 45 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 7 халыкара рейслар. 2053 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1399 кеше килгән.
9 нчы мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан, урыны белән бозлавык. Температура: -2 - +2 гр., юлларда бозлавык.