Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 248 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 55 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 283 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 117.
Казан аэропортыннан 57 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 8 халыкара рейслар. 1644 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1860 кеше килгән.
3 нче мартта республикада болытлы һава көтелә, кар һәм юеш кар, көндез яңгыр явачак, урыны белән бозлавык, төнлә һәм иртән кайбер районнарда буран, көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил. Температура: 0 - +3 гр., юлларда бозлавык.