Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 244 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 52 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 234 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 131.

 

Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 6 халыкара рейслар. 1672 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1887 кеше килгән.

 

25 нче февральдә республикада болытлы һава көтелә, юеш кар, яңгыр явачак, көньяктан талгын җил. Температура: +1 - +4 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International