Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 244 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 326 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 263.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 13 халыкара рейслар. 2298 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1547 кеше килгән.
24 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, юеш кар, яңгыр явачак, көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил, юлларда урыны белән бозлавык. Температура: 0 - +3 гр.