Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 23 феврале, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 21 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 390 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 251.

 

Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 12 халыкара рейслар. 2143 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1721 кеше килгән.

 

23 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, юеш кар,  яңгыр явачак, җил көньяктан, бозлавык. Температура: -2 - +3 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International