Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 268 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 142.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 8 халыкара рейслар. 2106 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2163 кеше килгән.
20 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, төньяк-көнчыгыштан салмак җил, бозлавык. Температура: -1 - -6 гр.