Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 246 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 35 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 288 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 157.
Казан аэропортыннан 61 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 10 халыкара рейслар. 1807 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1941 кеше килгән.
19 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -1 - -6 гр.