Республикада үткән тәүлектә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 17 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 87 очрагы, 71 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 452 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Февральнең 17 көне эчендә республикада 163 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 12 кеше һәлак булган һәм 184 кеше төрле тән җәрәхәте алган.