Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 75 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 632 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 493.

 

Казан аэропортыннан 61 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 7 халыкара рейслар. 1570 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1951 кеше килгән.

 

18 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар явачак, җил төньяк-көнчыгыштан, бозлавык. Температура: 0 - -5 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International