Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 246 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 81 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 483 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 344.

 

Казан аэропортыннан 61 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 9 халыкара рейслар. 1545 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1739 кеше килгән.

 

17 нче февральдә республикада болытлы һава көтелә, кар, юеш кар һәм бозлы яңгыр сибәләргә мөмкин, җил көнбатыштан, бозлавык. Температура: +2 - -3 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International