15 февральдә республика юлларында 438 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

 

Республикада үткән тәүлектә 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 8 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 33 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 82 очрагы, 53 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 438 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Февральнең 15 көне эчендә республикада 140 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 9 кеше һәлак булган һәм 161 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International