Казанда 17 нче февральдән алып 11 нче декабрьгә кадәр Сукно урамының Островский урамыннан алып Петербург урамының 70 нче номерлы бинасы парковкасына керү юлына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак. Шулай ук Островский урамыннан алып Петербург урамының 62 нче номерлы бинасына кадәр өлеше ябылачак.
Биредә торак комплексын төзү буенча эзерлек эшләре башкарылачак.