Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 16 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 411 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 296.

 

Казан аэропортыннан 57 рейс башкарылган, шул исәптә 4 халыкара рейслар. 1546 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1932 кеше килгән.

 

16 нчы февральдә республикада болытлы һава көтелә, кар, юеш кар һәм бозлы яңгыр сибәләргә мөмкин, урыны белән томан, көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил. Температура: -4 - +1 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International