12-14 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә 84 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 187 очрагы, 263 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1368 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Февральнең 14 көне эчендә республикада 133 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 9 кеше һәлак булган һәм 153 кеше төрле тән җәрәхәте алган.