Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 246 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 14 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 396 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 281.
Казан аэропортыннан 50 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 9 халыкара рейслар. 1588 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1607 кеше килгән.
15 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, көньяк-көнчыгыштан талгын җил, бозлавык. Температура: -3 - -8 гр.