Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 60 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 236 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 117.
Казан аэропортыннан 51 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 5 халыкара рейслар. 1697 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1808 кеше килгән.
12 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көньяк-көнбатыштан талгын җил, юлларда бозлавык. Температура: 0 - -5 гр.