Казанда 12-16 февральдә Некрасов урамы буенча 11б номерлы йорт янында машиналар йөрү юлы һәм тротуар ябык булачак. Әлеге күренеш, төзелеп килүче кафега, су үткәргеч челтәрләрне сузу эшләре белән бәйле.
15-18 февральдә Кочетов тыкрыгы белән Некрасов урамы арасындагы юл хәрәкәт өчен тулысынча ябыла. Моннан тыш, Некрасов урамы буенча урнашкан 11б номерлы йорт тирәсендәге яшел зона өлешчә ябык була. Әлеге күренеш, төзелеп килүче кафега, җылылык үткәрү трассасын сузу эшләре белән бәйле.