Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 72 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 424 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 281.
Казан аэропортыннан 61 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 8 халыкара рейслар. 2119 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2126 кеше килгән.
11 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көньяк-көнбатыштан талгын җил, бозлавык. Температура: 0 - -5 гр.