“Содружество” ААҖ Казан, Ижау, Янаул һәм Канаш тимер юл вокзалларында Пассажирлар көне уздырды

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

          28 нче гыйнварда “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе Казан вокзалында, ә 29 нчы гыйнварда Ижау, Янаул һәм Канаш тимер юл вокзалларында Пассажирлар көне уздырды.

          Чара Пассажирлар елы кысаларында оештырылды. “РТЮ” холдингында 2016 ел Пассажирлар елы дип игълан ителгән иде.

          “Пассажирлар көне”н уздыруның төп максаты – тимер юл транспортында пассажирлар ташу сыйфатын яхшырту.

          Практика күрсәткәнчә, пассажирлар шәһәр яны поездлары җәдвәле, тарифлар мәсьәләсенә, багаж ташу кагыйдәләренә, балаларны һәм ташламаларга ия гражданнарны йөртүгә аеруча игътибар бирәләр.

          “Содружество” ААҖ компаниясе Пассажирлар елы кысаларында Пассажирлар көнен ай саен уздыруны планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International