Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 110 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 317 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 167.

 

Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 4 халыкара рейслар. 1932 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1347 кеше килгән.

 

2 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, юеш кар, яңгыр, җил көньяктан, бозлавык. Температура: -4 - +1 гр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International