29-31 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә 84 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 157 очрагы, 207 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1547 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Гыйнварның 31 көне эчендә республикада 341 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 33 кеше һәлак булган һәм 448 кеше төрле тән җәрәхәте алган.