Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 57 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 311 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 196.
Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 8 халыкара рейслар. 1135 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1465 кеше килгән.
1 нче февральдә республикада болытлы һава көтелә, юеш кар, яңгыр, иртән томан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -4 - +1 гр.