28 нче гыйнварда республика юлларында 24 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 24 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 54 очрагы, 70 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 528 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Гыйнварның 28 көне эчендә республикада 298 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 27 кеше һәлак булган һәм 394 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International