Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 46 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 298 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 183.

 

Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 6 халыкара рейслар. 1479 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1582 кеше килгән.

 

28 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар, томан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил.  Температура: -11 - -16 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International