Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 277 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 34 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 484 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 369.

 

Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 7 халыкара рейслар. 1521 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1638 кеше килгән.

 

26 нчы гыйнварда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, тотрыксыз салмак җил.  Температура: -16 - -21 гр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International