22-24 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә 65 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 170 очрагы, 204 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1487 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Гыйнварның 24 көне эчендә республикада 261 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 25 кеше һәлак булган һәм 354 кеше төрле тән җәрәхәте алган.