Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 78 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 338 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 223.
Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылган, шул исәптә 6 халыкара рейслар. 1576 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1853 кеше килгән.
23 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнчыгыштан, бозлавык. Температура: -5 - -10 гр.