22 нче гыйнварда республика юлларында 11 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

 

Республикада үткән тәүлектә 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 1 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 17 очрагы, 33 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 344 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Гыйнварның 21 көне эчендә республикада 235 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 22 кеше һәлак булган һәм 308 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International