Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 277 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 155 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 677 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 551.
Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 3 халыкара рейслар. 1823 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1990 кеше килгән.
22 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, томан, җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура: -8 - -13 гр. Юлларда бозлавык.