Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 373 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 257.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 11 халыкара рейслар. 1675 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1374 кеше килгән.
20 нче гыйнварда республикада болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -2 - -7 гр. Юлларда бозлавык.