Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,  маршруттан тайпылуның 53 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 480 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 364.

 

Казан аэропортыннан 60 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 4 халыкара рейслар. 1320 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1574 кеше килгән.

 

19 нчы гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар, юеш кар явачак, кайбер районнарда буран һәм бозлавык, төнлә һәм иртән урыны белән томан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -4 - -9 гр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International